Search results
- Бу бит шул син мең мәртәбә тоткан куллар иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Бу синең йөрәгеңә ниндидер илаһи көч агымы бирә торган, сине җир, күк, бөтен галәм белән беректерә торган яңа сихри куллар иде! Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Ике җанны, ике йөрәкне бергә сихри тасмалар белән бәйли торган, тетрәндерә торган, бер шашынып көләсе, һичнинди сәбәпсез кинәт елыйсыны китерә торган, шагыйрьләр теле белән дә аңлатып бетерә алмаслык бөек ләззәт чишмәсе иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- әнвәр Гүзәлиянең кулларын үз кулына алды да … Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Калтыраган кулларны әкиятләрдәге кебек сихри көч беректергән һәм аларны аеру мөмкин түгел иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Бармаклардан бармакларга утлы агым үтүен алар икесе дә сизде, ул агым чәч төпләрен, аяк табаннарын чымырдатып, әйтеп бетерә алмаслык рәхәт дулкынга күмде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Аларга бик-бик рәхәт тә, бик-бик оят та иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- әнвәр, ниһаять, телен әйләндерерлек хәл җыйды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Чиксез дулкынланудан өзек-өзек итеп: ó Гүзә-ли-я … Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Якында гына тирә-якны яңгыратып тургай сайрый башлады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар